Сайт учителя химии, биологии, татарского языка

Вторник, 30.04.2024, 18:02

Приветствую Вас Гость | RSS | Главная | Каталог статей | Регистрация | Вход

Главная » Статьи » Мои статьи

Татарский язык
Тема: Аваз ияртемнәре.
Звукоподражательные слова.

Максат: аваз ияртемнәре белән танышуны дәвам итү, аның  төзелеше һәм  ясалышы, сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру;

аваз ияртемнәрен сөйләмебездә куллану;
татар халкының гореф-гадәтләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту,
туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.


Материал:  7 нче сыйныф өчен дәреслек  Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова.
Җиһазлау:   йорт хайваннары рәсемнәре (слайдларда),
татар теленең аңлатмалы сүзлеге,
орфографик сүзлек,
компьютер.
Дәрес барышы

1. Оештыру.
      - Дәресне башлау,исәнләшү.                               (слайд 1)
      - Кояш чыга.
        Әтәч кычкыра,
        Таң ата бугай.
        Юк, таң түгел,
        Дәрес башлана шулай.              
       -Хәерле көн, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз .


2. Актуальләштерү.
      - Иң беренче эш- өйрәнгәннәрне искә төшерү
      - Узган дәрестә кайсы теманы өйрәнә башладыгыз?
      - Нинди сүзләр аваз ияртеме дип атала?
      - Кем мисал китерә ала?

3. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру
                                                                             (слайд 2 (тема )
      - Рәхмәт. Ә бүгенге дәрестә төзелешләре буенча төрләрен карарбыз. Аларның язылышын өйрәнербез, исем һәм фигыльләр ясалуын күзәтербез.
дәфтәрләребезне ачып бүгенге числоны язабыз.
Класс эше,тема.
                    
                                                                             (слайд 3( песи , ялкын рәсеме)
Әйтегез әле, песи ничек кычкыра?
      - Мияу.(тактада язарга, дәфтәрдә)
      - Ялкын ничек кабына?
      - Гөлт.
                                                                             (Слайд 4 (каз, сәгать рәсеме)
Ә казлар ничек кычкыра?
      - кыйгак-кыйгак.
      - Сәгать ничек йөри?
      - келт-келт.
                                                                             (Слайд 5 ( күке, торна рәсеме)
Күке ничек кычкыра?
      - күк-кү... күк-кү... күк-кү...
Ә торналар ?
      - торрыйк-торыйк... торрыйк-торрыйк...

                                                                             (Слайд 6)
      - Рәхмәт. Балалар, уйлап карыйк әле, бу аваз ияртемнәре бер берсеннән нәрсә белән аерыла?
      - Төзелеше төрле.   Язылышы да төрле.
      - Бик дөрес. Димәк, 1 нче юлдагы аваз ияртемнәре ялгызак,2 нче юлдагы аваз ияртемнәре парлы, 3 нче юлда  катлаулы аваз ияртемнәре. Игътибар белән карыйбыз, язылышы турында кем әйтер ?
      - Ялгызак аваз ияртемнәре һәрвакыт аерым, парлы аваз ияртемнәре сызыкча аша , катлаулы аваз ияртемнәре сызыкча аша һәм күп нокталар аша языла. 
                                                                           (Слайд 7 ( кагыйдә)

      -  Кагыйдәне истә калдыру һәм ныгыту өчен  233 нче күнегүне эшлибез.
      
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.                (Слайд 8 (күнегү)
Күнегү 233

       (Җөмләләрне укып, аваз ияртемнәрен табалар төзелеше буенча төрен әйтәләр , язылышын аңлаталар).

5. Фонетик зарядка. Ф/м
          -Һәрберебезгә билгеле, кешеләрнең генә түгел,җәнлекләрнең дә үз ана телләре бар.   .....            ., син ничек уйлыйсың, хайваннар сөйләшәме?
        - Әйе, 
        - Ничек сөйләшәләр соң? Бу хакта  авылдашым Шәүкәт ага Галиев  "Рус казлары  -га-га-га...” исемле шигырь  язган . Тиз вакыт эчендә   бу шигырь белән танышырбыз, бергәләп фонетик  зарядка ясарбыз

                                    (слайд 9  Ш.Галиев портреты)
 
Русларда да бар казлар
Татарда да бар казлар.
Рус казлары: га-га-га, ди,
Татар казы: кыйгак-кыйгак, ди.
Русларда да үрдәк бар,
Татарда да үрдәк бар .
Русныкылар: кря, кря,ди,
Татарныкы: бак, бак, ди.
Русларда бар әтәч,
татарда да бар әтәч.
Русларның: кукареку!
Татарның: кикерикүк!
Русларда да бар маэмай,
Татарда да бар маэмай.
Рустагысы: гав,гав,,ди,
Татардагы: һау, һау, ди.
 
(1,2нче юлын мин укыйм, 3нче юлын малайлар, 4нче юлын кызлар укый. 
1 нче куплет—кул хәрәкәтләре
2 нче куплет—биибез
З нче куплет--кулларны чәбәклибез,
4 нче куплет-муеннарга хәрәкәт)
     -Ял иттек, тел шомарттык. Рус теле белән татар телендәге аваз ияртемен чагыштырып карадык. Ә менә инглиз телендә әтәч ничек кычкыра икән?    (Сыйныфтагы  малае җавап бирә)
 
                                       (Слайд 10. Бөтен хайваннар да бергә)
6. Өй эше. "Мөхәмәдьяр авылы тарихыннан”.
 - Игътибарыбызны экранга юнәлтик. Йорт хайваннары һәрберебезгә таныш. Шулаймы? . Элек-электән безнең халык күп итеп хайван асраган. Киләчәктә яңадан крестьян хуҗалагын торгызу, фермер хуҗалыгын ныгыту Расай һәм районыбызның төп бурычы. Бәлки сезнең арагызда булачак фермерлар үсәдер. Киләчәк күрсәтер.Бүгенге дәрескә сез әзерләп килергә тиеш идегез безнең авылнын тарихы турында. 
(укучылар сөйлиләр)

7. Сүзләр ясауга нигез  булуы турында белем һәм күнекмәләр  формалаштыру.
     - Кем тактага яза? Хайваннар ничек сөйләшә, нишли?(бер укучы үзлектән тактага яза.Хаталар тикшерелә)
                Сыер мөгри                 Корова мычит
                Ат кешни                   Лошадь ржёт.
                Әтәч, каз кычкыра          Петух кукарекает
                                          Гусь   гогочет
                Тавык кытаклый            курица кудахчет
                                             (Слайд11)
   -Йә, балалар, аваз ияртемнәреннән кайсы сүз төркеме ясадык?   -Фигыль.
                                                        (Слайд 12  кагыйдә)
   -Әйе, бик дөрес. 
         1)Аваз ияртемнәреннән  синтетик һәм аналитик юл белән фигыль ясала  .  Фигыльләр  –а,-ә; -ла,-лә; -на,-нә; -кыр,-кер; -ылда,-елдә кушымчалары ярдәмендә  ясала: мөгри, кытаклый  һ.б.  
-ит ,кил ярдәмче фигыльләре өстәлеп ,тезмә фигыльләр ясала: гөж  килү, ялт итү һ.б.  
  2)Аваз ияртемнәре бернинди үзгәрешсез исемгә әйләнә. Мәсәлән , ыгы-зыгы,  гөр-лә-век, гөр-елте, күк-кү – күке,  кар-кар  -карга  һ.б.
-Димәк, аваз ияртемнәреннән исем һәм фигыль мөстәкыйль сүз төркемнәре ясала . 

8. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту. 
      -  Кагыйдәне истә калдыру һәм ныгыту өчен  230 нчы күнегүне эшлибез.Мөстәкыйль эше.(Взаимопроверка)

                                           
9. Йомгаклау.
     1) -Әйдәгез дәрескә нәтиҗә ясыйк. Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек?
-Төзелеше буенча аваз ияртемнәре  ничә төрле була? Алар ничек языла? Кайсы сүз төркеме ясала?....
 
10. Өй эше.
Көндәлекләребезне ачып өй эшен языйк.
 Иҗади эш  . Аваз ияртемнәрен, алардан ясалган сүзләрне кулланып, "Кошлар –безнең канатлы дусларыбыз.” темасына хикәя язарга.
3)  Бүгенге дәрестә .............. бик актив катнаштылар, ............  уртача . яхшы катнаштылар.
- Сораулар бармы? Сездә булмаса, минем соравыма җавап бирегез әле. 
                                               (Соңгы слайд .Табигать рәсеме. Табигать тавышлары яңгырый)
- Бу кошлар , җәнлекләр , табигать тавышлары безгә кирәкме?Әйе, кош-корт тавышлары, табигать авазлары безнең күңелебезгә рәхәтлек бирә, туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Шушы сихри матурлыкны саклап , киләчәк буынга тапшыру- безнең изге бурыч.
Күктә кояш балкып яктыртсын.
Җилләр шаулап иссен.
Чишмәләр челтерәп аксын.
Кошлар сайрап , кәефебезне күтәрсен!
Категория: Мои статьи | Добавил: Хасанова_А_Р (27.06.2012)
Просмотров: 3538 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 SergKnive  
0
<a href=http://zmkshop.ru/uslugi/izgotovlenie-i-montazh-metallicheskikh-balok/>двутавр переменного сечения сварной</a>

Имя *:
Email *:
Код *:

Форма входа

Категории раздела

Мои статьи [2]

Поиск

Статистика


Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0